Сенаторлар Казанның медицина учреждениеләрендә булды

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Федераль җыенының социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Синицин җитәкчелегендәге Россия сенаторлары делегациясе килде.

Визит "Социаль маршрут. Мобиль сенатор" проекты кысаларында уза.  

Дүрт көн эчендә сенаторлар дүрт төбәктә – Түбән Новгород өлкәсендә, Чувашиядә һәм Марий Эл Республикасында, ә бүген Татарстанда булдылар. Игътибар үзәгендә – демография, эшкә урнашу, адаптив спортны үстерү мәсьәләләре, сәламәтлек саклау һәм социаль инфраструктура объектларының эше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм.

Татарстанда сенаторларның эше республика Дәүләт Советында очрашудан башланды. Утырышны ачып, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, сенаторларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, болай диде: «Бүген безнең залда сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау һәм спорт системасы коллегалары бар, чөнки сез визит өчен сайлаган юнәлеш шушы өлкәләргә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә без сезгә кызыклы булып тоелырга мөмкин булган барлык объектларны әзерләдек, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында социаль һәм спорт тернәкләндерү практикалары белән уртаклашырбыз".

Алексей Синицин: "Казан – илебезнең иң матур шәһәрләренең берсе, Россия Федерациясенең энҗесе, һәм без сезнең республикага зур шатлык белән килдек, чөнки монда иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә мөмкин. Бигрәк тә хәзер көнүзәк тема –  махсус хәрби операция катнашучылары белән эшләү, социаль тернәкләндерү, торгызу».

Сенаторлар Казанның Сугыш ветераннары өчен госпиталендә һәм М. Н.Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы Республика дәвалау-реабилитация үзәгендә булачаклар.

Фото тулыландырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International