Әлмәт педиатры «Җиңү диктанты»н язган

2026 елның 24 апреле, җомга

Әлмәт перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең баш табибы урынбасары, табиб-педиатр Тамара Федоровна Черемисина бүген Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән «Җиңү диктанты» халыкара тарихи диктантында катнашты.

«Җиңү диктанты»  – 2019 елдан «Тарихи хәтер»  федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган масштаблы проект. Аның максаты – халкыбызның иң мөһим көрәшенең төп вакыйгалары турында белем дәрәҗәсен тикшерү һәм күтәрү. Бу тикшерү генә түгел – ул патриотизм һәм үткән заман геройларына хөрмәт тәрбияләү.

Тамара Федоровна үзенең катнашуы белән тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады һәм яңа буыннарны Россиянең героик үткәнен өйрәнүгә җәлеп итте.

Чөнки тарихны белү – милләтнең кодрәте һәм безгә  тыныч күкне бүләк иткән кешеләргә карата ихтирамның нигезе бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International