Кичә Казанда 2025 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Казан Ратушасында узган чарада 230 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталарыннан 468 төр продукция һәм хезмәт күрсәтелде.
Профессор А.Г. Ге исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансеры карамагындагы Табибларны теоретик һәм практик күнекмәләргә өйрәтү өчен һөнәри компетенцияләр үзәге «Россиянең иң яхшы 100 товары» дипломанты булды, шулай ук «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» лауреаты дипломын алды.
«Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУның һөнәри компетенцияләр үзәге – медицина белгечләрен - дерматовенерологларны, косметологларны, трихологларны, онкологларны югары технологияле диагностика һәм дәвалау ысулларына дипломнан соң өйрәтүгә юнәлдерелгән Россиядә беренче проект.
2024 елдан башлап Һөнәри компетенцияләр үзәге медицина кадрларын әзерләүдә яңа стандартлар куя, алдынгы дөнья тәҗрибәсе нигезендә өзлексез медицина белеме концепциясен үстерүгә нигез сала һәм халыкның югары технологияле медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген киңәйтүдә ярдәм күрсәтә.
Хезмәттәшләребезне лаеклы уңышлары белән котлыйбыз! Яңа үрләрне яулауны телибез!
