Казан Ратушасында бүләкләү тантанасы узды.
Әлмәт район үзәк хастаханәсе "Хроник баш өянәген баш миен транскраниаль магнит стимуляциясе ысулы белән дәвалау" хезмәте өчен 1 нче дәрәҗә дипломы алды.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы ел саен җирле оешмаларны продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга этәрү өчен үткәрелә. Быел анда республиканың 230 предприятиесе һәм остасы катнашты.
Тернәкләндерү бүлеге мөдире Нурия Усманованы әлеге лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!