Татарстан медицина хезмәтләре экспорты буенча топ-5кә керде

2025 елның 19 декабре, җомга

Россия төбәкләре буенча статистиканы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты яңгыратты.

Бүген видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, анда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге һәм экспертлары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын да кертеп, региональ хакимият органнары вәкилләре, шулай ук республикабызның әйдәп баручы клиникалары катнашты.

Федераль институт белгечләре Россиядә башка илләрдән пациентларга күрсәтелә торган медицина хезмәтләре күләменең артуын билгеләп үттеләр. Медицина ярдәме сорап Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Төрекмәнстан, Кытай һәм Һиндстан халкы аеруча еш мөрәҗәгать итә. Татарстанның күп кенә әйдәп баручы клиникалары элегрәк бу илләрнең күбесе вәкилләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән иде.

Татарстан Республикасы медицина хезмәтләрен экспортлау буенча Россиядә иң яхшы динамика күрсәтте, 2025 елның 3 кварталында мондый ярдәм күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 73% ка арттырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина хезмәтләре экспорты республикабызда «сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында үсеш алды. 2025 елдан аңа алмашка «дәвамлы һәм актив тормыш»милли проекты килде.

Татарстанда башка илләр гражданнарына быелның 3 кварталында күрсәтелгән медицина хезмәтләренең гомуми күләме 4,89 млн доллар тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә 4 нче урынны алды (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан кала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International