ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Комиссия эшендә катнаштылар:

- Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев;

- Татарстан Республикасы Рәисе коррупциягә каршы сәясәт идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша;

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе, «РОССИЯ ӨЧЕН» ХАЛЫК ФРОНТЫ Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге штабы әгъзасы Чыңгыз Мәхмүтов;

- Россия Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы рәисе Гөлнара Хөснетдинова;

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкче аппараты һәм белгечләре

Комиссия кадрлар сәясәте, максатчан туплау, шулай ук халык белән кире элемтә мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан Республикасы с саклауәламәтлек саклау министры карамагындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2026 елга эш планы килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International