Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.
Хәйрия акциясе бөтен Россиядә уза, анда катнашучылар – мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары һ. б.
Альмир Рәшит улына Мамадыш районыннан бер кызның теләген үтәргә чыкты. Шунысы символик, Регина йөгерү юлы турында хыяллана иде. Ә билгеле булганча, физик активлык – сәламәтлек өчен бик файдалы.
Һәм менә бүген бу хыял тормышка ашты. Татарстанның сәламәтлек саклау министры исеменнән бүләкне Мамадыш район үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Гарипов тапшырды.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!