Чистай районының Данауровка авылында тантаналы шартларда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында төзелгән һәм җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Авыл халкы өчен истәлекле чарада Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов, Чистай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов, авыл җирлеге башлыгы Андрей Сашин катнашты.