Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевның Яңа ел белән котлавы!

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне якынлашып килүче 2026 ел белән чын күңелдән котлыйм!

Татарстан сәламәтлек саклавының берсүзсез өстенлеге – ул кешенең сәламәтлеге. Һәм без диагностика һәм дәвалауның яңа методларын, хәзерг е заман эшләнмәләрен уңышлы кертәбез, медицина ярдәменнән һәркемнең файдалана алырлык булуын гадидән алып иң катлаулы бурычларга кадәр арттырабыз.

Беренчел буынга, профилактика мәсьәләләренә, кадрлар составын ныгытуга һәм технологияләр күләменең халык соравына туры килүенә зур игътибар бирелә.

Безнең табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операция геройларының гомерләрен саклап кала һәм аларны сафка кайтара, яңа территорияләрдә һәм республикабызда җәелдерелгән госпитальләрдә үзләренең һөнәри бурычларын үти.

Сәламәтлек саклауның бүгенге көндә республикабыз горурлана ала торган казанышлары – бу безнең медицина бергәлегенең һәр вәкиленең эш нәтиҗәсе.

Хөрмәтле коллегалар! Фидакарь хезмәтегез һәм профессионализмыгыз өчен рәхмәт! Сезгә барлык эшләрегездә уңышлар, гаилә иминлеге һәм, әлбәттә, нык сәламәтлек телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International