Р.С. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мөмкин булмаслык эш башкарылган: реаниматологлар йөрәге туктаганнан соң 65 минут узгач, Менделеевскидан 62 яшьлек пациентны тормышка кайтарганнар. Ир-ат киң инфаркт булу сәбәпле клиник үлем хәлендә хастаханәгә китерелгән.
Бер сәгатьтән артык табиблар аның тормышы өчен көрәшәләр, уникаль җиһаз — Lucas 3 автоматлаштырылган реаниматолог ярдәмендә өзлексез реанимация үткәрәләр. Бу җиһаз белгечләр башка тормыш өчен мөһим процедураларны башкарган вакытта күкрәк читлегенә идеаль басымны тәэмин иткән.
Йөрәк тибешен торгызганнан соң пациентны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар, ул атна дәвамында йөрәк һәм үпкә функцияләрен вакытлыча алмаштырган, организмга тернәкләнергә мөмкинлек биргән. Алдагы төп этап блокланган артерияне стентлау булды. Команданың җайга салынган эше һәм хәзерге заман технологияләре ярдәмендә баш миенең төзәтеп булмаслык зарарлануын булдырмаска мөмкин булды.
Реанимациядә 300 сәгатьтән соң ир-ат кардиология бүлегенә күчерелә, ә 3 гыйнварда үз гаиләсенә кайтарыла.
Марков Юрий Николаевич – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш анестезиолог-реаниматологы
Садыйков Рәшит Зөфәр улы – йөрәк-кан тамырлары хирургы
Соколовская Светлана Владимировна – анестезиолог-реаниматолог
Фадеев Андрей Александрович – рентгенхирург
Дәвалаучы табиб – кардиолог Станиченко Наилә Сәет кызы
Операция шәфкать туташы – Баһаутдинова Зөлфия Әсхәт кызы
Шәфкать туташы-анестезист Газизова Илсөяр Расих кызы
Кече медицина персоналы – Федорова Тамара Валерьевна