Бүген Иннополиста капиталь ремонттан соң Балалар поликлиникасы ачылды

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Иннополис шәһәрендә балалар поликлиникасында капиталь ремонт төгәлләнде. Ул «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның аерымланган структур бүлекчәсе булып тора.

Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Шәйхетдинов Роман Александрович; ТР сәламәтлек саклау министры Абашев Альмир Рәшит улы; Иннополис шәһәре мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Хуҗҗәтов Илдар Равил улы һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев: "Бүген без Иннополис медицина үзәгенең балалар блогы өлешендә реновация эшләренең тәмамлануын күрәбез. Мөмкинлекләр киңәйде, һәм без Иннополиста балалар саны артыр дип өметләнәбез! Хөрмәтле коллегалар! Барыгызга да уңышлы эш телим".

Иннополис шәһәрендә балалар санының артуы, шулай ук бер үк вакытта берничә белгеч тарафыннан консультацияләр һәм тикшеренүләр үткәрү балалар поликлиникасының мәйданын арттыруны таләп итте. Мәйданы – 206,6 кв. м. Эшләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән башкарылган.

Балалар халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту кысаларында табиблар кабул итү һәм манипуляцияләр үткәрү кабинетлары саны арттырылды.

Ремонт вакытында Ашыгыч медицина ярдәме керү өчен янкорма төзелгән.

2 педиатр табибы һәм 2 шәфкать туташы эшли (беркетелгән 1 540 балага). Тар белгечлек табиблары даими рәвештә чыгып торалар.

 Педиатрия участогы эше биш көнлек эш атнасы буенча оештырылган. Балалар поликлиникада расписаниегә туры китереп, һәркөнне 4 сәгать дәвамында кабул ителә. Табиб шулай ук авыру балаларны кабул итү сәгатьләрендә фильтрда кабул итә. Өйгә чакыруларга көн саен эш көннәрендә хезмәт күрсәтелә. Авыру балаларга 14.00 сәгатьтән соң, ял һәм бәйрәм көннәрендә Иннополис шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә.

Кискен авыру билгеләре, шул исәптән җәрәхәт яки ашыгыч ярдәм таләп итә торган халәте булган бала ачыкланганда, пациент «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның кабул итү бүлегенә тәүлек буе җибәрелә яки күчерелә.

2025 елда 8688 мөрәҗәгать каралган, шуларның 4 788е  - педиатрлар, 3 900е - тар белгечлек табиблары тарафыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International