Бүген «Заинск-Информ» газетасы редакциясе хезмәткәрләре эш урыннарыннан чыкмыйча гына комплекслы медицина тикшерүе үттеләр. Бу чара «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй район үзәк хастаханәсе тарафыннан оештырылды.
Шәһәр предприятиеләрендә күчмә диспансерлаштыруның мондый практикасы инде күп еллар гамәлдә, һәм журналистлар, техник хезмәткәрләр һәм редакция йөртүчеләре аның даими һәм рәхмәтле катнашучылары булып торалар.
"Бу бик уңайлы, барлык кирәкле тикшеренүләрне эш урынында узып була. Поликлиникага барырга һәм үз чиратыңны көтәргә кирәкми", – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты редакция йөртүчесе Роберт Рамазанов.
Медицина бригадасын Яңа шәһәр буенча 10нчы участок фельдшеры, Зәй район үзәк хастаханәсе терапевты вазифаларын башкаручы Людмила Николаевна Гонтар җитәкләде. Аңа шәфкать туташлары Сәгыйдә Хисмәтуллина һәм Лилия Хельянова, шулай ук лаборант Индира Хәсәнова булышты.
Белгечләр хезмәткәрләрдән кан, кирәкле анализлар алганнар, электрокардиограмма (ЭКГ) ясаганнар, артериаль һәм күз басымын үлчәгәннәр һәм башка процедуралар үткәргәннәр.