Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Кама табибларына фатир ачкычлары тапшырды.
Социаль ипотека буенча 800 мең сум күләмендә грант алган 13 яшь белгеч яңа фатирга күчте.
Альмир Абашев: "Чын күңелдән сезне бу вакыйга белән котлыйм. 13 табиб гаиләсе – җәмгыятьнең 13 ячейкасы үз торакларын сатып ала. Иң изге теләкләр сезгә! Безгә әле Түбән Камада күп нәрсә эшләргә, халкыбызның сәламәтлеген саклау буенча зур һәм якты бурычны бергәләп үтәргә кирәк".
Биш катлы йорт Красный Ключ бистәсендә урнашкан һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Түбән Кама муниципаль районы җирле үзидарәсе ярдәмендә төзелгән.
Фатирларны Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең 5 табибы һәм Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең 8 табибы ала.
Йорт шәһәрнең иң матур өлешендә, Кама елгасы ярында, урман массивы янында төзелгән.