Бавыр аша үткән һәм вена янында туктап калган кыйпылчыкны Татарстанның РКХ хирурглары махсус хәрби операция сугышчысыннан чыгарганнар

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

45 яшьлек татарстанлы узган ел махсус операция зонасында кыйпылчыклы җәрәхәтләр алган. Сәламәтлеге торышы буенча хәрби исәптән чыгарылган. Тикшерүләр вакытында безнең табиблар аның бавырында кыйпылчык таптылар. Кыйпылчыкның урнашуы тормыш өчен максималь куркыныч булган – теләсә нинди корсак җәрәхәте вакытында кыйпылчык венаны тишәргә мөмкин, эчке кан китүе  һәм ир-атның һәлак булуы  ихтимал иде.

Ике сәгать эчендә 2нче хирургия бүлеге командасы кыйпылчыкны алып ташлый һәм берничә көннән ир-атны исән-имин өенә кайтарып җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International