Менделеевск районында 5 нче Шәһәр хастаханәсенең мобиль комплексы эшли

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бу атнада Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында 5 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли.

Узган атнада Чаллы табиблары Иске Гришкин авылында яшәүчеләрне кабул итте. 148 пациентны карадылар, 316 консультация, 400 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү уздырдылар. 85 пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.

Ел башыннан «мобиль поликлиника» күчмә комплексында:
274 пациент каралган;
672 консультация үткәрелгән;
773 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр башкарылган.

Мобиль поликлиника «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында эшли, авыл халкына консультатив-диагностик ярдәм күрсәтүнең вакытында һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International