Бронх-үпкә авырулары булган пациентларны реабилитацияләүгә хәзерге заман карашы

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү кысаларында мастер-класслар һәм семинар форматын берләштергән чара узды. Максатчан аудитория – пульмонологлар, педиатрлар, реабилитологлар, реаниматологлар, шулай ук паллиатив ярдәм бүлеге белгечләре.

Чараны трансляцияләү педиатрлар һәм республика медицина учреждениеләре белгечләре өчен оештырылган иде. Чара «Острова» Хәйрия фонды ярдәмендә Республика балалар клиник хастаханәсе белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде.

Чараны хастаханә администрациясеннән сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, поликлиника мөдире – табиб-педиатр, ТР ССМ баш штаттан тыш балалар пульмонологы һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең 1 нче номерлы консультатив-диагностика үзәге мөдире Оксана Геннадьевна Пятеркина ачып җибәрде.

Практик өлешне, Simeox приборы белән эшләү буенча мастер-классны муковисцидоз бүлеге хезмәткәре Васина Елена Вячеславовна үткәрде, ул аппаратның кинезитерапиядәге мөмкинлекләрен күрсәтте.

Семинар кинезитерапиянең хәзерге заман ысулларына багышланган иде. Төп доклад булып ТР ССМ БРКХ ДАССУның пульмонология бүлеге мөдире Карпова Ольга Александровнаның «Муковисцидоз күренешләре һәм катлаулануы, пациентларны маршрутлаштыру» темасы белән чыгышы булды.

Семинар ахырында «Острова» ХФ идарәсе рәисе ярдәмчесе Юлия Анатольевна Зайцева табибларның «Острова» Хәйрия фонды программаларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Чарада шулай ук Яр Чаллы һәм Башкортостан Республикасыннан муковисцидоз белән авыручыларның ата-ана оешмалары вәкилләре катнашты.

«Острова» хәйрия фондының хастаханәгә муковисцидозлы пациентлар белән кинезитерапия белән шөгыльләнү өчен Семиокс приборын тапшыруы мөһим вакыйга булды. Аппарат Республика балалар клиник хастаханәсенең пульмонология бүлегенең муковисцидоз блогын респиратор реабилитацияләү кабинетында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International