28 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, штаттан тыш баш белгечләр һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты, «Игелек» АКХО җитәкчесе Ригина Садыйкова һәм башкалар катнашында киңәшмә узды.
Катнашучылар канның шикәрен мониторинглау системалары белән тәэмин итү, беренче типтагы диабет белән авыручы хатын-кызларда йөклелекне әзерләү һәм алып бару, әлеге профильдәге пациентларны хастаханәгә салу, дәвалау һәм диагностиканың башка мәсьәләләре турында фикер алыштылар.