Кама Тамагы район үзәк хастаханәсенә лапароскопик операция ясау өчен Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсеннән табиблар килде

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә лапароскопик операция – ингаляцион анестетиклы  гомуми наркоз белән холицистэктомия уздырганнар.

Казаннан 3 кешедән торган бригада: табиб-анестезиолог һәм 2 хирург – Яңа ел алдыннан Кама Тамагы  район үзәк хастаханәсенә кайтарылган наркоз аппаратын эшләтеп җибәрергә килгән.

Аның модификациясе алдагы җиһазлардан аерыла. Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе табиб-анестезиологы Рифат Фәнис улы Нәҗмиев операция барышы турында сөйләде: "Без Казан табиблары белән бергәләп аппаратураны көйләдек, барысы да штат режимында үтте".

Хирургия бүлегендә билгеләп үткәнчә, пациент үзен яхшы хис итә, инде үз палатасына күчерелгән.
Һәм без аның белән аралаша да алдык.
1958 елгы ир-ат район үзәк хастаханәсе поликлиникасына уң ягында авыртулар белән мөрәҗәгать итүен сөйләде. Тикшерү һәм УЗИ үткәргәннән соң үт куыгында ташлар табылган.
Пациент безнең хастаханәдә операция ясарга карар кабул иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International