7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстан Республикасында традицион «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале узачак.
7 февраль
Ачык ишекләр көне
Ничәдә: 10.00-12.00.
Нәрсә: мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, баш табиблар, студентлар белән очрашулар, белгечлекләрне тәкъдим итү.
Кайда:
- районның барлык үзәк хастаханәләре;
– Татарстанның әйдәп баручы клиникалары – ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе, ТР ССМ Проф. М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Чаллы шәһәре Р.С. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Әлмәт район күп профильле хастаханәләре һ. б.
8 февраль
КДМУ мастер-класслары
Ничәдә: 10.00-12.00, 13.00-15.00.
Нәрсә: мастер-класслар (силикон тренажерларда, симуляторларда күнегүләр һ.б.), медицина квестлары һәм викториналар, психологик мотивацион уен, әдәби салон.
Кайда: Казан дәүләт медицина университеты.
9-13 февраль
«Барысын да белергә телим!» лекцияләре
Ничәдә: 16.00-17.00
Нәрсә: КДМУның иң яхшы укытучыларыннан фәнни-популяр лекцияләр.
Кайда: Казан дәүләт медицина университеты.
Җентекле программа монда – https://kazangmu.ru/images/iishakirov/2026/01/19/aphprog2.pdf
Чараларга теркәлү – https://vk.ru/wall-120512265_7024
Килегез һәм медицинаның гаҗәеп дөньясы белән танышыгыз!