Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары делегациясе Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталендә медицина ярдәмен оештыруны бәяләде

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты (ЦНИИОИЗ) директоры Ольга Сергеевна Кобякова җитәкчелегендәге белгечләр делегациясе эш визиты белән Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталендә булды.

Делегация составына шулай ук РФ ССМ Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты экспертлары һәм Чиләбе шәһәренең 3 нче номерлы өлкә клиник хастаханәсе вәкилләре дә керде.

Кунакларны госпитальнең баш табибы Резеда Ришатовна Мавзютова озата йөрде. Визитның максаты – учреждениедә медицина ярдәме күрсәтү системасына комплекслы бәя бирү, тәҗрибә уртаклашу һәм пациентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен тәкъдимнәр әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International