Гыйнварның соңгы атнасында Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны 13% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бүгенге көндә вәзгыять тотрыклы, идарә ителә торган һәм гомумән имин. Узган атнада ОРВИ һәм гриппның 12 759 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнадан югарырак, әмма күпкә түгел – 13% ка", – дип билгеләде спикер.
Авыру эпидемик бусагадан 38% ка түбәнрәк. ОРВИ очракларының артуы 14 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән.
Күптән түгел Һиндстанда Нипах вирусы таралуы билгеле булды. Бу вирус үлемгә китерүче дип санала, хәзерге вакытта аңардан дару юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны югары куркынычлы патогеннар рәтенә кертә.
"Бу яңа авыру түгел, ул безгә яхшы билгеле. Үзенчәлеге шунда ки, ул эндемик яктан чикләнгән һәм билгеле бер илләрдә очрый. Россиядә вирус таратучылар юк, аның үсеше монда тупикта», – дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Табиб сүзләренчә, Һиндстанда бу вирусның кабынуы беренче тапкыр гына түгел, әмма авыру массакүләм таралыш ала алмый.
"Вирус ярканатлардан һәм ризык аша күчә. Ярканатлар Россия Федерациясендә булмаган тропик урманнарда тереклек итә. Авыруның таралуы экологик яктан мөмкин түгел", - дип өстәде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.