Бу атнада 5 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Менделеевск районының Абалач авылында яшәүчеләрне кабул итә
Узган атнада мобиль комплекс Татар Чаллысы авылында эшләде. Табиблар 170 пациентны карадылар, 374 консультация үткәрделәр. 373 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү башкарылган. 97 пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.
Ел башыннан бирле Чаллы табиблары тарафыннан 444 пациент каралган, 1 046 консультация үткәрелгән, 1 176 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр башкарылган.