21 нче поликлиника коллективы махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыйды

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Казанның 21 нче поликлиникасында махсус хәрби  операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю кысаларында коллектив махсус хәрби  операция хәрбие, Покровск юнәлеше сугышчысы белән очрашты.

«Коткаручы» кушаматлы сугышчы 2022 елда Татарстаннан мобилизацияләнгән, пилотсыз авиация бүлекчәсендә хезмәт итә.
Поликлиника администрациясе исеменнән баш табиб В.С. Филатов хәрби хезмәткәргә спутник җиһазы комплекты тапшырды, ихлас рәхмәт сүзләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын, фидакарьлеген һәм бурычларына тугрылыгын билгеләп үтте.
"Коткаручы" үз хезмәттәшләре исеменнән гуманитар ярдәм җыюда һәм тапшыруда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International