Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау утырышы

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген Казанда, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында, 2025 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады.

Татарстан медикларының махсус хәрби операциядә катнашуы

Бүген Татарстан Республикасыннан 100дән артык медик махсус хәрби операция уздыру зонасында Ватан алдында үз бурычларын үти.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында өйләренә ялга кайткан, бурычларын үтәп, ветеран исемен алган кешеләрне хөрмәтләделәр.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында гамәлдәге хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен госпитальләр җәелдерелде. Өч ел эчендә 9000нән артык солдат һәм офицер дәваланды, аларның күбесе сафка кайтарылды.

Илкүләм проектлар

2025 ел «Озак һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларының икенче дулкынын гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Республикада сәламәтлек белән идарә итүнең региональ системасы актив төзелә.

Төп күрсәткечләр:

- 20 миллионнан артык амбулатор карау,

- 1 млн артык хастаханәгә салу,

- 30 000нән артык югары технологияле тыкшыну очрагы.

 Төп нәтиҗә – үлүчеләр саны ковидка кадәр күрсәткечләргә кайта.

Тармакны мәгълүматлаштыру

Татарстан Республикасы табибка электрон язылу  саны буенча Россиянең топ-10 төбәгенә керде. Татарстанлылар бу хезмәттән 14 миллионнан артык тапкыр файдаланган.

Исегезгә төшерәбез, ел ахырыннан табибка «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» ботыннан файдаланып, илебез мессенджеры аша язылырга мөмкин.

2 млн ЭКГ һәм 200 меңнән артык медицина сурәтләре ясалма фәхем сервисларын кулланып эшкәртелгән.

Профилактика – иртә ачыклау

Сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеге – ул дәваланганнарның саны гына түгел, иртә стадиядә табылган патологияләрнең саны да.

2025 елда диспансерлаштыру өчен 900 мең кеше кабул ителгән. Татарстанлыларда беренче тапкыр 126 меңгә якын авыру ачыкланган, аларның күбесе диспансер күзәтүенә алынган. Һәр 10 нчының теге яки бу хроник йогышлы булмаган авыру үсеше куркынычы ачыкланган.

Кан әйләнеше системасы авырулары

Кан әйләнеше системасы авыруларының таралуы хроник формаларны теркәү арту хисабына арта бара һәм  1000 кешегә 348 тәшкил итә. Аларның 95% ка якыны диспансер күзәтүендә. Шуның нәтиҗәсендә инфарктлар һәм инсультлар азайды.

2025 ел ахырында Татарстанда Чистай шәһәрендә 8 нче йөрәк-кан тамырлары тире аша тыкшынулар үзәге ачылды.

2025 елда Сеченов университеты белән берлектә Безнең республикада авыл халкында йөрәк җитешсезлегенең яшерен формаларын иртә диагностикалау максатында, ЭКГ анализы өчен ясалма фәһем кулланып, пилот проекты гамәлгә ашырылды. 15 меңнән артык тикшеренү үткәрелгән, тикшерелгәннәрнең 14%  куркынычлар ачыкланган.

2025 елда 28 йөрәк трансплантациясе башкарылган.

Онкология авырулары

Яман шешләр белән авыручылар саны арта бара (100 мең кешегә 498). Актив профилактик эш нәтиҗәсендә иртә стадияләрдә диагностикаланган очраклар саны арта. Диспансеризация вакытында колоректаль яман шешнең һәр дүртенче очрагы ачыклана, шул ук вакытта 76% тан артыгы – иртә стадиядә.

Диспансер күзәтүендә – 129 мең онкологик пациент. Онкодиспансер поликлиникасының проект куәте фактик куәтенә туры килми (ул шактый югарырак). Бу проблеманы хәл итү өчен быел 12 меңгә якын онкология пациенты беренчел онкология кабинетларында һәм амбулатор онкология ярдәме үзәкләрендә ярдәм алачак.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан онкодиспансерның амбулатор хезмәтен үстерү планы эшләнде. Альмир Абашев Татарстан Рәисенә учреждениенең төп мәйданчыгында Республика онкодиспансеры өчен югары куәттәге консультатив-диагностика поликлиникасын проектлау һәм төзү буенча йөкләмә сорап мөрәҗәгать итте.

Ана һәм бала сәламәтлеген саклау

Татарстан Россия Федерациясендә сабыйлар үлеме күрсәткечләре буенча өченче урында тора, ул нибары 1,9 промилле тәшкил итә. 2025 елда беренче яшьтәге балаларның югалтуларын 27% ка киметүгә ирешелде.

Татарстанда персонал гамәлләрен бердәм куркынычсызлык һәм сыйфат стандартларына китерергә тиешле «Имин бала тудыру йорты» проектын гамәлгә ашыру башланды.

Алкоголизмга каршы көрәш

Төп инструмент – аноним дәвалау. 5511 кеше дәвалау процедурасын узган, аларның яртысы ныклы ремиссиягә ирешкән.

Үлем белән тәмамланган алкоголь белән агуланулар саны 32% ка кимегән, алкоголь психозлары саны — 21% ка кимрәк.

Инфраструктураны үстерү

2025 елда 207 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, 303 яңа объект файдалануга тапшырылган, шул исәптән Казанда «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында ике эре поликлиника. 190 берәмлек автомобиль транспорты сатып алынган.

2026 елда Республика клиник хастаханәсе модернизацияләнәчәк.

Кадрлар

Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш 10 000 кешегә 35,0 тәшкил итә. Иң дефицит белгечлекләр – участок терапевтлары һәм педиатрлар, гомуми практика табиблары, акушер-гинекологлар. Анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар җитми.

Республика буенча табиблар социаль ипотека буенча 170 фатир, ТР Хөкүмәтенең 150 гранты (800 000 сум), «Земство табибы/фельдшер» программалары буенча 224 түләү, 352 яшь белгеч өстәмә түләүләр алды.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «дефицитлы» белгечлекләр табибларын җәлеп итүгә ярдәм итү программасы эшләнгән. 3 елга контракт белән эшкә урнашканда бер мәртәбә компенсация түләү күздә тотыла.

Кадрлар үзәге

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар үзәге төзергә планлаштыра:

- фаразлау һәм планлаштыру;

- мәктәп эскәмиясеннән алып белгеч дәрәҗәсенә кадәр кадрлар әзерләүнең идарә ителә торган аналитик системасын булдыру;

- һөнәри юнәлешне координацияләү, булачак белгечнең белем бирү трегына ярдәм итү.

- остазлык, өзлексез медицина белеме һәм карьера үсеше институтын үстерү.

Старт мәйданчыгы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләре үзәге булачак.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың «Гаилә», «Озак һәм актив тормыш» иклүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте. Бу максатларга 1,8 млрд сум каралган.

"Республика программасы буенча модернизацияне дәвам итәчәкбез, 9,5 млрд сумлык 111 объектка капиталь ремонт ясалачак. РКХсен модернизацияләүгә керештеләр, РКОД поликлиникасын проектлау буенча карар кабул ителде. Бу юнәлештә күп эшлибез. Әмма иң төп проблема – кадрлар мәсьәләсен хәл итү.

Беренчел буында һәм аерым табиб белгечлекләре буенча иң зур кытлык күзәтелә. Күп кенә муниципалитетларда медиклар җитми.

Конкрет белгечләр өчен программа эшләячәкбез, субсидияләр, грантлар бүлеп бирәчәкбез. Муниципалитетлар башлыкларына игътибар итәм: сезгә эшкә күченгән гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итәргә, мәктәп, бакча мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», – диде Р.Н.Миңнеханов.

"Гомумән алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш куелган, әмма күп нәрсәне үзгәртергә кирәк, - диде Татарстан Рәисе, нәтиҗәләр ясап. - Күп нәрсәне төзәтергә кирәк. Шуңа күрә – сезгә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм. Сезнең эшегез бик катлаулы! Бөтен кеше дә кешеләрне дәвалый алмый – характер да, теләк тә булырга тиеш. Хезмәтегез өчен рәхмәт!»

Коллегия кысаларында бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International