Алабуга район үзәк хастаханәсенең актлар залында «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» традицион фестивале кысаларында «Ачык ишекләр көне» һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Очрашуга 50 дән артык кеше килде: лицейның югары сыйныф укучылары (аерым алганда, лицейның 9-10 сыйныфлары), аларның укытучылары һәм ата-аналары.
Үз тормышларын медицина белән бәйләргә хыялланган балалар алдында Алабуга район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев чыгыш ясады, ул әлеге игелекле һөнәрнең югары дәрәҗәдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Малинина катнашучыларга максатчан укуга керү һәм районда яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында консультацияләр бирде.
Урта медицина белеме алу мөмкинлекләре турында Алабуга медицина көллияте директоры Надежда Ушакова сөйләде.
КДМУның 5 курс студенты Тамерлан Әхкәмиевның чыгышы аеруча кызыксыну уятты, ул студент тормышы турында сөйләде һәм Казан медицина университетында укуның өстенлекләре турында видеоматериал тәкъдим итте.
Район үзәк хастаханәсендә ачык ишекләр көне кысаларында шәһәр һәм район мәктәп укучылары медицина һөнәре дөньясына кереп китә алдылар. Табиб‑анестезиолог‑реаниматолог Дилүс Җиһаншинның йөрәк‑үпкә реанимациясе техникасына багышланган мастер‑классы балаларга аеруча тәэсир итте.
