Тәтеш үзәк район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" республика фестивале һәм "Озак һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында ачык ишекләр көне үткәрелде.
Хастаханәнең актлар залында Тәтеш районының 9-11 сыйныф укучылары медицина уку йортларына укырга керергә теләүчеләр җыелды.
Сәламләү сүзе белән Тәтеш район үзәк хастаханәсе баш табибы Булат Кашапов мөрәҗәгать итте, ул табиб һөнәренең бүгенге дөньяда әһәмияте, Тәтеш районының медицина үсеше тарихы һәм 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Булат Рәшит улы балаларны максатчан укыту программасы һәм киләчәктә Тәтеш район үзәк хастаханәсендә эшкә урнашу перспективалары белән җентекләп таныштырды. Укучылар илнең иң яхшы медицина университетларының берсе – КДМУга укырга керү турында барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алдылар. КДМУның көндәлек тормышы, укуның ничек баруы, студентларның нинди проектларда катнашуы һәм киләчәк перспективалары турында якташыбыз, дәвалау факультетының Vl курс студенты Егор Знатнов сөйләде.
Ахырда Тәтеш район үзәк хастаханәсе буйлап экскурсия үткәрелде.