Казан шәһәренең 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсе мобиль комплексы Кайбыч районында эшли

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы республиканың Кайбыч районы Федоровское торак пунктында эшли башлады.

Медикларның төп бурычы – җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм аларны вакытында дәвалый башларга ярдәм итә.

Узган атнада Кайбыч районының Колаңгы  торак пунктында белгечләр 236 пациентны карадылар, шуларның 184е эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк. 26 авыл кешесе өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, 8 кеше хастаханәгә озатылган.

✔️ Бу ел башыннан мобиль поликлиника табиблары 839 пациентны караган һәм аларга кирәкле дәвалау билгеләгән. Мондый ярдәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International