Республика клиник наркология диспансеры «Феникс: һөнәр һәм осталык» Бөтенроссия төбәк психотерапия практикалары конкурсында 2 дәрәҗә лауреаты дипломына ия булды .
Татарстанның «Психоактив матдәләргә бәйле авырулар өчен милье-терапия» проекты «Наркологиядә психотерапия» номинациясендә билгеләп үтелде.
Конкурста җиңүчеләрне бүген «Клиник психотерапия: идеаль практиканы эзләү» II Бөтенроссия конференциясе кысаларында Санкт-Петербургта В.М. Бехтерев ис. Психиатрия һәм наркология милли медицина тикшеренү үзәгендә игълан иттеләр.
Ике көн дәвамында катнашучылар психотерапевтик ярдәм күрсәтүнең хәзерге заман алымнары, психик сәламәтлекне саклау мәсьәләләре, хезмәтләр эшенең оештыру модельләре һәм цифрлы чорның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Конференциядә Республика клиник наркология диспансерыннан баш табибы Ренат Үткелбаев һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы, баш табиб урынбасары Резеда Хаева катнаша.