Йомгаклау медицина советы Республика СПИД-үзәгендә узды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУның  2025 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм 2026 елга өстенлекле бурычларга багышланган медицина советының утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Раушан Булат улы Зарипов;

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Геннадьевна Авдонина;

ТР ССМ йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Сәүбән улы Хәертенов;

ТР ССМ иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Владимирович Лопушов;

ТР ССМ "Туберкулезга каршы Республика клиник диспансеры" ДАССУ баш табибы Алексей Петрович Алексеев;

ТР ССМ «Проф. А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ баш табибы  Айдар Вәкил улы Баһаутдинов һәм башкалар катнашты.

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш  республика үзәгенең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары» дигән төп нотык белән баш табиб Нияз Ильяс улы Галиуллин чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш  республика үзәге» ДАССУның 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен, 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору дәүләт стратегиясенең максатчан күрсәткечләрен тулы күләмдә үтәү өлешендә, атап әйткәндә, республика халкын ВИЧ-инфекциягә медицина тикшерүе, ВИЧ-инфекцияле затларны диспансер күзәтүе һәм антиретровирус терапиясе белән тәэмин итү буенча  нәтиҗәләрне билгеләп үтте һәм доклад ахырында 2026 елга өстенлекле бурычларны билгеләде.

Докладчылар чыгышыннан соң Фәридә Фатыйх кызы һәм Любовь Геннадьевна учреждение эшен югары бәяләделәр, башкарган эшләре өчен коллективка рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да уртак эш өчен бурычлар билгеләделәр.

Медицина советы утырышы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International