Лениногорск район үзәк хастаханәсендә медицина советының хисап утырышы уздырылды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Медсоветта катнаштылар:
1. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы;
2. Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вагыйзова Гөлнара Хөснетдин кызы;
3. Республика клиник хастаханәсенең баш табибның медицина юнәлеше буенча  урынбасары Бирчук Оксана Анатольевна.

Лениногорск район үзәк хастаханәсе баш табибы Шаһеев Равил Махиян улы узган елдагы төп вакыйгалар турында сөйләде:
2 модульле ФАП төзелгән (Сарабиккол һәм Мөкмин-Каратай);

Маммограф яңартылган;
Сатып алынганнар:
6 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле;
1 УЗИ аппараты;
5 берәмлек эндоскопик җайланма;
200 берәмлек автоматлаштырылган эш урыны компьютерлары.


2026 елга куелган бурычлар турында сөйләгәндә, Равил Махиянович табиб һәм шәфкать туташлары кадрларын җәлеп итү, булган кадрларны саклап калу, цифрлы медицинаны үстерү буенча эшнең планлаштырылуын билгеләп үтте. «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча 4 ФАПны, шулай ук хирургия корпусын һәм стоматология поликлиникасын ремонтлау планлаштырыла.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева Лениногорск хастаханәсенең уңышларын билгеләп үтте һәм аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды. «Катлаулы шартларга карамастан, сезнең эшкә яңа алымнар кертелүе сөендерә һәм сәламәтлек саклауга кертелә торган барлык төп трендлар сездә инде эшли; сез үзегезнең көчле якларыгызны беләсез һәм алар өстендә эшләү өчен көчсезләрен күрсәтергә курыкмыйсыз», – дип үз фикере белән уртаклашты Фәридә Фатыйховна.

Чара  район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International