Татарстан сәламәтлек саклау министры ЛХР шефлыгында булган шәһәрләрдәге табибларны бүләкләде

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Луганск Халык Республикасының бу шәһәрләре Татарстан Республикасы шефлыгында. Татарстан Рәисе һәм Татарстан Республика Хөкүмәте ярдәме белән медицина инфраструктурасын да кертеп, инфраструктураны торгызу эшләре алып барыла. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә системалы ярдәм күрсәтелә.

 Визит вакытында кадрлар белән тәэмин ителеш, профилактика юнәлешен үстерү перспективалары, мәгълүмати чишелешләрне кертү мөмкинлекләре һәм башка инфраструктура мәсьәләләре бәяләнде.

Альмир Абашев бүген Луганск Халык Республикасында эшләүче коллегаларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнделәр:

ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе хирурглары Ахунҗанов Айрат Алмаз улы, Зәйнуллин Рамил Раил улы;

РКХ табиб-эндокринологы Турунтаев Андрей Александрович;

Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табиб-анестезиолог-реаниматологы Кретов Максим Анатольевич;

7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы табибы Дзукаев Юрий Батрбекович;

ТР ССМ  Балалар республика клиник хастаханәсе педиатры Номина Эльмира Илдус кызы;

Казан шәһәренең профессор К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе табиб-травматолог-оропеды Сәхәүхов Марсель Мирас улы.

«Безнең төп бурыч – шефлыкта булган шәһәрләрдә яшәүчеләргә кулай һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү", – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International