Казанда Татарстан терапевтлары Фәнни җәмгыятенең VIII утырышы узачак

2026 елның 3 марты, сишәмбе

4 мартта «Ногай» кунакханәсендә (Казан, Профсоюз ур., 16Б) Татарстан Республикасы терапевтлары фәнни җәмгыятенең — Терапевтларның Региональ фәнни-медицина иҗтимагый оешмасы төбәк бүлегенең VIII утырышы була.

Очрашуның темасы: "Инновацияләр терапевт кулында. Татарстан Республикасы терапия хезмәтенең иң яхшы практиклары"»

Чара баш табиб урынбасарларын, бүлек мөдирләрен, терапевтларны, гомуми практика табибларын, гастроэнтерологларны, эндокринологларны, кардиологларны һәм пульмонологларны берләштерәчәк.

Катнашучыларны диагностика һәм дәвалауда замана алымнары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль клиник киңәшләр көтә.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк: terapevt16.ru/
Җентекле программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: clck.ru/3S4rsP

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International