01.03.2026 елда Сихтермә табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Младшев Иван Анатольевич вакытсыз вафат булды.
Младшев Иван Анатольевич 05.02.1959 елда Чүпрәле районының Хәйбулды авылында туган.
Казан дәүләт медицина институтын 1992 елда тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Хузангай табиблык амбулаториясендә баш табиб вазифасында башлый.
01.04.2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Сихтермә табиблык амбулаториясендә гомуми практика табибы булып эшли.
Ул эшкә намуслы мөнәсәбәте, профессиональлеге, зур җаваплылык хисе, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзерлеге белән аерылып тора, хастаханә коллективы арасында хөрмәт һәм район халкының мәхәббәтен яулый.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе коллективы туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша!