Профилактика чаралары турында «Грипп, кискен респиратор вируслы инфекция: үзеңне һәм гаиләңне ничек сакларга» дигән вебинарда сөйләделәр

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында «Грипп, кискен респиратор вируслы инфекция: үзеңне һәм гаиләңне ничек сакларга. Дарулар, прививкалар һәм пациентның эпидсезонга хокуклары». Модератор булып Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Илгизәр улы Зиатдинов чыгыш ясады.

Әңгәмәгә төбәкнең төп экспертлары: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Владимирович Лопушов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Флера Әдһәм кызы Амрахова кушылды.

Вебинар барышында гриппны башка кискен респиратор вируслы инфекциядән ни өчен аерырга кирәклеге, нинди симптомнарга игътибар итәргә кирәклеге һәм кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Инфекция йоктыру куркынычын киметә торган профилактика чараларына аерым тукталдылар: җилләтү, кул гигиенасы, авыруны изоляцияләү, авыру белән контактта булганда битлекләр куллану, вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү.

Экспертлар дару терапиясенең нәтиҗәлелеге исбатланган препаратларга нинди мөнәсәбәттә булуын, шулай ук авырулар арту чорында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәүнең һәм нәтиҗәсе расланмаган «модалы» дару чараларына акча сарыф итмәүнең мөһимлеген җентекләп тикшерделәр.

Гриппның авыр хәленнән һәм катлаулануларыннан иң ышанычлы саклану буларак вакцинациягә шактый зур блок багышланды. Шулай ук пациентның эпидсезонда хокукларын карадылар.

Вебинардан соң Айрат Илгизәр улы гражданнарны кабул итте: катнашучылар сорауларга җаваплар һәм кирәкле аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International