Ел саен 6 мартта Бөтендөнья глаукома белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн 2008 елда Бөтендөнья глаукома белән көрәш җәмгыятьләре ассоциациясе һәм Бөтендөнья глаукома белән авыручы пациентлар ассоциациясе инициативасы белән гамәлгә куелган.
Глаукома, дөньяда да, Россиядә дә, дәвалап булмый торган сукырлык сәбәпләре арасында әйдәп баручы позицияләрне алып тора һәм мөһим медик-социаль проблема булып тора.
Азнакай үзәк район хастаханәсендә актив озын гомер мәктәбе узды. Дәресне табиб-офтальмолог З. Х. Вәлиуллина үткәрде.
Белгеч актив озын гомер мәктәбе тыңлаучыларын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде, глаукоманы профилактикалау буенча киңәшләр бирде.
Бүген глаукоманы ачыклау диспансеризациянең беренче этабында үткәрелә торган скрининг тикшерү кысаларында һәркемгә бушлай башкарыла. Максат - глаукома билгеләрен, куркыныч факторларын ачыклау, бигрәк тә авыр гаилә анамнезы вакытында, һәм диагнозны ачыклау өчен табиб-офтальмолог тарафыннан өстәмә тикшерүләргә һәм тикшеренүләргә медицина күрсәтмәләрен билгеләү.
.jpg)