Александр Владимирович Дубровскийны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген үзенең юбилеен Александр Владимирович Дубровский билгеләп үтә. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау легендасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, республикабыз медицинасы үсешенә зур өлеш керткән, күп еллар Тәтеш район үзәк хастаханәсен җитәкләгән.
Баш табиб Булат Кашапов Тәтеш район үзәк хастаханәсе коллективы һәм шәхсән үз исеменнән юбилярны җылы котлады, ныклы сәламәтлек, илһам һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Юбилей белән, Александр Владимирович !