Кукмара районында медицина учреждениеләрен яңарту буенча масштаблы эш дәвам итә.
Бүгенге көндә Купка авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала.
Эшләр Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының масштаблы стратегиясенең мөһим өлеше, аның максаты — район үзәгеннән ерак булуына карамастан, һәр кеше өчен сыйфатлы медицинаны ала алырлык итү.