Лениногорск районында илкүләм проект буенча дүрт ФАПны яңарталар

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында Подлесный бистәсендә, Тимәш авылында (Ромашкино ФАПы), Яңа Иштирәк һәм Зәй‑Каратай авылларында ФАПларга капиталь ремонт ясала.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Шаһиев барлык объектларда булды, ремонт эшләрен башкару графигының расланган планга туры килүен тикшерде һәм подрядчылар белән процессны оештыруның булган мәсьәләләре турында фикер алышты.
Зәй-Каратай ФАПында комплекслы эш башкарылган: стеналар штукатурланган һәм гипсокартон белән тышланган, идәннәр плитка белән түшәлгән.
Ромашкино ФАПында тулы демонтаж башланды.
Яңа Иштирәк авылы ФАПында идәннәргә плитка җәю, шулай ук эчке стеналарны монтажлау башланды.
Подлесный бистәсендә эшләр бөтенләй тәмамланып килә: якын арада яктырткычлар тоташтырылачак,  җиһазлар китереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, эшләр «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International