Татарстан Хөкүмәте һәм текстиль эшләнмәләрен һөнәри эшкәртү буенча оператор-компания проекты кысаларында республикада төрле бүлекчә медиклары өчен төсләре белән аерылып торган бердәм махсус кием стиле кертелде.
Табибларны, медицина учреждениеләренең урта һәм кече медицина персоналын үз эченә алган пилот проекты 2025 елда Казанның 2 нче клиник хастаханәсендә һәм Балалар республика клиник хастаханәсендә уңышлы гамәлгә ашырылды. Һәр хезмәткәргә яңа персональ форма бирелде, клиникаларда кулланылган киемнәрне кабул итү буенча автоматлаштырылган аппаратлар, индивидуаль ячейкалы саклау системалары урнаштырылды.
Бүлекчәнең үзенчәлегенә карап (стационар/поликлиника, хирургия/терапия һ.б.) киемдә төрле төсләр кулланыла. проектта катнашучыларның барысы да, беренче чиратта, хастаханә хезмәткәрләре үзләре уңайлылык, җайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен билгеләп үтте. Бу уңай тәҗрибә медикларны форма киеме белән тәэмин итү программасын алга таба гамәлгә ашырганда исәпкә алыначак.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елда текстильне һөнәри эшкәртү буенча бердәм оператор тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Россиядә беренче махсуслаштырылган югары технологияле кер юу фабрикасы төзү турында инвестиция килешүе имзаланган иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада 2022 елдан медицина һәм башка персоналга форма киеем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Республика бюджеты хисабына 100 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 10 000 медик 60 000 эшләнмә белән тәэмин ителә.