Апас мәктәп укучыларына профилактиканың төп кагыйдәләрен искә төшерделәр

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге табиблары Газиев Динар Фирдүс улы, Сөнгатуллин Радик Тәфкил улы, Шәрәфуллина Инзилә Фәнис кызы башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сәламәт елмаю» дәресе үткәрделәр.
Укучыларга тешләрнең ни өчен кирәклеген сөйләделәр, һәм модель-муляжларда аларны ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәттеләр.

Укучыларга профилактиканың төп кагыйдәләрен искә төшерделәр:
Чистарту режимы: тешләрне көнгә ике тапкыр (иртәнге аштан соң һәм кичен йоклар алдыннан) 3-5 минут дәвамында чистартырга кирәк.
Гигиена чаралары: теш араларын чистарту өчен урта яки йомшак катылыклы щетка, теш җебе (флосс) һәм теш чайкаткычлар куллану.
Теш щеткасын 2-3 ай саен алыштырырга кирәк.
Туклану: эмальне тарката торган шикәр һәм әче эчемлекләр куллануны чикләү.
Табибка визит: профилактик тикшерү һәм профессиональ чистарту өчен стоматологка елына ким дигәндә 2 тапкыр бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International