Бүген Рәшит Җәләлетдин улы Абашев туган көне белән котлаулар кабул итә. Аңа 75 яшь тулды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы юбилярга котлау хатын җибәрде.
Медицина фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган табибы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, «Бакирово» курортының (1979-1986), Лениногорскидагы район үзәк хастаханәсенең (1986-1994) баш табибы, Казандагы 2 нче Республика клиник хастаханәсенең (1994-2014) баш табибы.
Рәшит Җәләлетдин улы җитәкчелегендә 2 нче РКХдә даими рәвештә диагностика һәм дәвалауның прогрессив методлары кертелде.
Талантлы һәм тәҗрибәле җитәкче Р.Җ. Абашев белгечләргә үзләренең һөнәри потенциалын ачу һәм тормышка ашыру өчен һәрвакыт яхшы мөмкинлекләр тудырырга тырышты.
Рәшит Җәләлетдин улы җитәкчелегендә бик күп методик тәкъдимнәр эшләнде, дистәләгән уйлап табулар патентланды, семинарлар һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде, шул исәптән халыкара катнашында. Хәзерге вакытта Татарстанның әйдәп баручы клиникаларында кулланыла торган күп кенә алдынгы технологияләр беренче тапкыр 2 нче РКХ базасында кертелде. Р.Җ. Абашев шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне шифаханә-курортларда дәвалауны үстерүгә зур өлеш кертте.
Рәшит Абашев «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән (1976). 2012 елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур өлеше өчен ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды.
Яңалык тулыландырыла