Саба район үзәк хастаханәсе узган елга йомгак ясады

2026 елның 27 марты, җомга

Саба муниципаль районы хакимиятенең актлар залында медицина советының хисап җыелышы булды.

Медицина советында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Демьянова Елена Владимировна, гендиректорның поликлиника эше буенча урынбасары Гилаев Ринат Рөстәм улы, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең баш табибы урынбасары Руслан Валерьевич Муллин, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» ҖЧҖ генераль директоры Глушков Геннадий Николаевич катнашты.

Район үзәк хастаханәсенең 2025 елгы эш нәтиҗәләре турындагы нотык белән баш табиб Марат Рафаэль улы Йосыпов таныштырды.

Аның чыгышында билгеләп үтелгәнчә, медицина учреждениесе хисап чорында илкүләм проектларын 100% ка гамәлгә ашырган.  

 Җыелышта әйтелгәнчә, быел Саба кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге файдалануга тапшырылачак.

Нотыклар белән поликлиника мөдире Әхмәдулин Рамил Шәйхенур улы, баш табибның мәгълүматлаштыру буенча  урынбасары Галимуллина Фәридә Инсафетдин кызы чыгыш ясадылар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Демьянова чыгышында хастаханә эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Киңәшмәгә район башлыгы Рәис Миңнеханов йомгак ясады. «Эшне иң гади, төп сораулардан башларга кирәк: бу хәл ни өчен барлыкка килгән, авыру кайдан килә һәм аны ничек дәваларга. Проблема шунда ки, без еш кына авыруны вакытында ачыкламыйбыз. Күп кешеләр тикшеренү узмый, шуңа күрә авыру соңгы стадияләрдә генә билгеле була.
 Авыруны вакытында ачыкланмагач, дәвалау катлаулы һәм кыйммәтле була.
 Безнең бурыч – кешегә вакытында һәм тиз ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау системасын авыруларны профилактикалауга юнәлтү», – диде ул.

Чара район үзәк  хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International