Мамадыш район үзәк хастаханәсенең гемодиализ бүлегенә 10 ел

2026 елның 27 марты, җомга

"Язмыш безгә бер генә тапкыр яшәргә мөмкинлек бирә!». Тормыш шатлыгын җибәрәсе килми. Безгә кешеләрне, гаиләне яратып яшәргә, танышлар, дуслар белән аралашырга Мамадыш  район үзәк хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөмкинлек бирә. Быел аларның юбилее: ачылуга 10 ел.

Бүлекнең барлыкка килүенә иң зур өлешне Галәүва Нурия ханым (авыр  туфрагы җиңел булсын) һәм ул вакыттагы бүлек мөдире Ибрашев Рауд Габделваһап улы кертә. Барлык пациентлар исеменнән аларга тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәм.

Нормаль кан күрсәткечләрен тәэмин итү өчен көчләрен кызганмыйлар, тирән белемнәрен, зур тәҗрибәләрен бүлек шәфкать туташы Сибгатулина Алсу Хатыйп кызы, шәфкать туташлары кулланалар. Аларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бу катлаулы «Озон – Браун» аппаратларының эше доктор, бүлек мөдире Әмирханов Равшан Робикович һәм медицина технигы Геннадий Иванович Тарасов катнашыннан башка да мөмкин булмас иде.

Доктор Равшан Робикович һәм шәфкать туташлары һәр пациентның хәлен монитор буенча күзәтәләр, гемодиализга йөрүчеләрнең күбесенең сәламәтлеге катлаулы, кайвакыт ашыгыч чаралар кулланырга туры килә.

Форсаттан файдаланып, быел түгәрәк даталарны билгеләп үтүче бүлек хезмәткәрләрен котлыйсым килә. Быел бүлекнең шәфкать туташлары Галина Ивановна Ермолаева, Җәлилә Габдразак кызы Рәхимова, кече медицина персоналы Миңнегөл Хаҗип кызы Юнысова  юбилейларын билгеләп үтәләр.

Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, йөзләрендә һәрвакыт елмаю телим.

Мамадыш район үзәк  хастаханәсе җитәкчелегенә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Уңышлар һәм бәхет телим! Яңа «ясалма бөер» аппаратларын урнаштыруда уңышлар телим.

Хәрби пенсионер, отставкадагы майор Сабир Мәхмүт улы Әхмәтҗанов

Фотода Сабир Мәхмүт улы һәм табиб-уролог, гемодиализ бүлеге мөдире Равшан Робик улы Әмирханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International