ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында фәнни-технологик совет утырышы узды

2026 елның 27 марты, җомга

Совет эшендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, күзәтчелек органнары һәм медицина югары уку йортлары, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчелеге, әйдәп баручы клиникаларның баш табиблары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре һәм медицина җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре катнашты.

2025 елда сәламәтлек саклауны үстерү буенча фәнни-технологик советның 10 утырышы уздырылды, 42 проект каралды. Шулардан 10 проект быел гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән.

Бүген медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, хәзерге заман технологияләрен һәм җайланмаларын кертү буенча, шул исәптән импортны алыштыру кысаларында, өч проект каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International