Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә Татарстанда беренче тапкыр лазер хирургы, ретинолог, медицина фәннәре кандидаты Тимур Булат улы Шәимов катнашында күзнең челтәр катлавы патологиясен навигацион лазер белән дәвалау буенча укыту семинары узды. Ул Россиядә беренчеләрдән булып әлеге немец технологиясен кулланды.
Мастер-класс югары дәрәҗәдә узды һәм Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан 16 белгеч-ретинологны берләштерде. Һәр катнашучы эшкә кертелде: пациентларны җентекләп тикшерделәр, алып бару тактикасы турында фикер алыштылар һәм хирургия этабында катнаштылар.

Мастер-класс кысаларында челтәр катламы авырулары булган 18 пациентка консультация һәм диагностика үткәрелде, шуларның 11ендә хирургик дәвалау – челтәр катламының навигацион лазер коагуляциясе үткәрелде.
«Чараның форматы очрашу кысаларыннан бик еракка чыкты: ул практикага һәм ретинологлар арасында эксперт тәҗрибәсе белән уртаклашуга юнәлтелгән тирән профессиональ аралашу булды», – дип уртаклашты чараның модераторы – Әлмәт район күппрофильле хастаханәселазер хирургы м. ф. к. Альбина Гыйләҗева.
Лекор һәм оештыручылар «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә һәм шәхсән баш табиб Гөлсинә Шәмсеевага чараны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.