Михаил Мурашко КДМУ коллективына яңа ректор вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт медицина университеты коллективына ректор вазифаларын башкаручы – Айрат Фәрраховны тәкъдим иттеләр. Михаил Мурашко ассызыклаганча, КДМУ бүген хаклы рәвештә илдә иң хөрмәтлеләрнең берсе санала.

"Айрат Зәки улы рәсми рәвештә ректор вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул тәҗрибәле җитәкче, төбәкне, идарә итү системасын һәм норматив-хокукый җайга салуны яхшы белә, мәгариф тармагы алдында торган бурычларны тирәнтен аңлый. Ышанам ки, аның җитәкчелегендә университет ирешелгән позицияләрен саклап калачак һәм, әлбәттә, үсешен дәвам итәчәк», – диде Россия Сәламәтлек саклау министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Казан медицина мәктәбе Татарстанда гына түгел, Россиядә дә киң танылган һәм дистә еллар дәвамында ил өчен медицина кадрлары әзерләүгә сизелерлек өлеш кертә.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә университет масштаблы белем бирү программасын гамәлгә ашыра һәм ел саен 800дән артык белгеч чыгара, аларны әзерләүне югары квалификацияле профессорлар һәм укытучылар тәэмин итә», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

"Аның бөтен һөнәри юлы Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Туган альма-матерны аның тарихын һәм потенциалын тирәнтен аңлаучы кеше җитәкләгәндә бу бигрәк тә кыйммәтле. Ышанам ки, медицинаның төбәк һәм гомумдәүләт бурычларын тирәнтен аңлау, һөнәри белем университетның яңа казанышлары өчен ныклы нигез булачак», – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International