Бүген легендар кардиохирург Ренат Акчуринның тууына 80 ел тулды

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Ренат Акчурин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Илнең легендар кардиохирургына 2 апрельдә 80 яшь тулган булыр иде. Җыелучылар легендар табибны, аның казанышларын искә алдылар.

Ул 2024 елның 6 октябрендә 78 яшендә вафат була, Мәскәүдә Троекуровск зиратында җирләнгән.

Профессиональ бергәлектә ул РФ һәм Европа клиник практикасына коронар артерияләргә операция ясаганда югары нәтиҗәле микрохирургия техникасын беренче булып кертүе белән танылган. Үз  илебезнең коронар микрохирургия мәктәбен булдырган, уникаль техникаларны керткән.

Аның ярдәме белән Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хәзерге заман кардиохирургия хезмәте булдырылды, меңләгән кеше гомере коткарылды. Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Ренат Сөләйман улы Акчурин исемен йөртә. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә аның бюсты урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International