Республиканың шәһәр һәм районнарыннан ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һөнәри осталык конкурсында көч сынаша

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда «Ашыгыч медицина ярдәме лигасы» конкурсы узды.

Бу Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иң яхшы тәҗрибә эшен ачыклауга, күчмә бригадалар хезмәткәрләренең квалификациясен һәм мотивациясен күтәрүгә, шулай ук команда рухын ныгытуга юнәлдерелгән республика һөнәри осталык конкурсы.  

Бүген фельдшер бригадалары ярышты.

Заявкаларны республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Азнакай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм башкалардан 15 команда тапшырган.

Катнашучылар ашыгыч медицина, беренче ярдәм һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест уздылар, ситуацион бурычларны хәл иттеләр, медицина манипуляцияләре күнекмәләрен күрсәттеләр (симуляторларда).

Видеоны карау сылтамада:

Конкурска нәтиҗәләр хисап комиссиясе тарафыннан чек-битләр һәм штраф баллары нигезендә ясалачак.

Жюри индивидуаль һәм команда номинацияләрендә иң яхшыларны билгеләячәк:

· «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы табибы»

· «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы фельдшеры»

· «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы машина йөртүчесе»

· «Ашыгыч медицина ярдәменең  иң яхшы табиб бригадасы»

· «Ашыгыч медицина ярдәменең  иң яхшы фельдшер бригадасы»

· «Иң яхшы иҗади номер»

· Оештыручылардан өстәмә номинацияләр.

16 апрельдә табиблар бригадалары өчен конкурс үткәреләчәк.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 23 апрельдә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International