Зәй район үзәк хастаханәсе булачак фельдшерлар өчен ишекләрен ачты. Казан медицина көллиятенең «Дәвалау эше» белгечлеген үзләштерүче студентлары һөнәри юнәлеш бирү чарасы кысаларында учреждениедә булдылар.
2026 елда алар укуларын тәмамлыйлар һәм киләчәктә эшкә урнашу турында уйланалар.
Арпине Маркосян, Гаяне Наниджанян һәм Юлия Васильева урыннардагы хезмәт шартлары белән таныштылар. Студентлар табибларның һәм урта медицина персоналының эшен оештыруны өйрәнделәр, өлкәннәр һәм балалар арасында диспансеризация барышын күрделәр, профильле кабинетларда булдылар. Булачак белгечләрдә район хастаханәсенең заманча җиһазланышы аеруча кызыксыну уятты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча студент кызларның берсе карьерасын Зәй район үзәк хастаханәсендә башларга ниятләвен раслады. Мондый очрашулар сәламәтлек саклауның беренчел баскычына яшь кадрларны җәлеп итү бурычын хәл итәргә ярдәм итә һәм һөнәр сайлауны аңлы итә.