Сәламәт яшәү рәвешен һәм "Озак һәм актив тормыш" илкүләм проектын үстерү атналыгы кысаларында Тәтеш китапханәсендә Тәтеш район үзәк хастаханәсе табиб-гериатры Фирдүс Сәлахов һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Венера Рәхимкуллова 65+ группасының өлкән буын актив вәкилләре белән очрашты.

Түбәндәге темаларга лекция үткәрелде:
"Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау";
"Сәламәт туклану";
"Сәламәт озын гомер факторлары";
"Картаюдан дару буларак физик активлык".
Очрашу ачык аралашу буларак узды, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.